"Игелек эшләр көн"ендә 2 нче мәктәпнең 5 "Б" сыйныфы укучылары волонтерлары халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә өлкән буын вәкилләренә ярдәмгә ашыктык

2015 елның 24 апреле, җомга
        "Игелек эшләр көн"ендә 2 нче мәктәпнең 5 "Б" сыйныфы укучылары волонтерлары халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә өлкән буын вәкилләренә ярдәмгә ашыктык.
        Ярдәм итү, әлбәттә, игелекле атна кысаларында гына түгел, яшь буын вәкилләребез әби-бабайларга ярдәмгә еш йөриләр. Су китерергә, каралты-курада җыештырырга, бакча эшендә ярдәм итәргә һәрчак әзер торалар. Ә инде әби-бабайларыбыз үз чиратында, үзләренең тормышлары турында сөйлиләр, киңәшләрен бирәләр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International