Халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре "Дуслык көне" үткәрделәр

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
       21 апрель көнне "Язның игелекле атнасы" акциясе кысаларында халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, районыбызга төрле тормыш сәбәпләре белән күчеп кайткан гаиләләрдә кунак булдылар.
       "Дуслык көне"ндә Украинадан (алар арасында тыл ветераны да бар), Әзербәйҗаннан күчеп кайткан гаиләләрдә булдык. Кунакка бүләксез йөрү килешми дигәндәй, үзебез белән балаларга йомшак уенчыклар, ә аларның әти-әниләренә көнкүрештә кирәкле товарлар.
       Бүгенге чараның төп максаты - бер төбәктә яшәп, халыклар арасында дуслык мөнәсәбәтен ныгайту.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International