"Язның игелекле атнасы" акциясе кысаларында флэш-моб

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
           Һава торышы карлы-яңгырлы булуына карамастан, халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән бергәлектә районыбыз урамнарын бизәп йөрделәр.
          Һәрбер үтеп баручы "Язның игелекле атнасы"нда үткәреләчәк бәйрәм чаралары турында тулы мәгълүмат язылган открыткалар һәм "Акчарлак" балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең үз куллары белән ясалган чәчәкләренә ия булды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International