“Без бер йодрык булганда, икеләтә көчлебез”

2015 елның 18 апреле, шимбә

Бу атна башында Республикабызда “Президент белән бергә” Татарстан җәмәгать хәрәкәте оешты. Анда районыбызның яшьләр парламенты рәисе, Татарстан Республикасы каршындагы яшьләр палатасы әгъзасы Илшат Кәримуллин да катнашты.

Әлеге хәрәкәтнең асылы, эшчәнлек максаты хакында тирәнрәк хәбәрдар булу уйларында без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
 
–Илшат, сез катнашкан форум турында сөйләп үтсәгез иде? 
 
–“Без бергә! Мы вместе!” форумында республикабыз районнарыннан  250 дән артык җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты. Әлеге форумның башында “Президент белән бергә” җәмәгать инициативалары үзәге торганлыгы мәгълүм булды. Форум уңышлы эшләде дип уйлыйм. Нәтиҗәдә, 40 җәмәгать оешмасыннан килгән вәкилләр бердәм рәвештә тавыш биреп “Президент белән бергә” Татарстан җәмәгать хәрәкәте оешуга фатиха бирделәр. 
 
–Инде, хәрәкәтнең максатларына да тукталып үтсәк, бик уңышлы булыр?   
 
–Әлеге хәрәкәтнең төп максаты булып Президентыбыз программаларын һәм башлангычларын тормышка ашыруда татарстанлыларның бер йодрыкка берләшүенә ирешү. Форумда һәр чыгыш ясаучы Рөстәм Миннехановның кытлылыкны  һәм тотрыклылыкны саклауга юнәлдерелгән сәясәтенең хуплауларына лаеклылыгына басым ясап сөйләде. Мин, шәхсән үзем, форумның “2030 стратегиясе” секциясендә катнаштым. Анда республикабызның 2030 елга кадәр исәпләнгән социальэкономик үсеш стратегиясенә бәйле бик кызыклы мәгълүматлар алдым. Форумда әлеге стратегик программа да бердәм хупланды.
 
–Илшат, шәхсән үзеңә килгәндә форумнан нинди уй-фикерләрдә калдыгыз? 
 
–Республиканың, районыбызның киләчәге синнән, миннән, аннан да тора. Иң әүвәл, шуны истән чыгармыйк. Аннан, бүгенге заманда республикакүләм тотрыклылыкны саклауда һәркайсыбыз бергә үз өлешен кертә ала бит. Ватан төшенчәсе син яшәгән йорттан, эшләгән хезмәт урыныннан, синең аны яратуыннан башлана. Бәлкем сүзләрем сәяси, пафослы да яңгырыйдыр. Әмма, чынлыкта шулай. Татарстан елдан-ел Рәсәй, дөнья күләмендә күбрәк таныла бара, башлангычлары белән лидерлык итә. Монда сүз дә юк, җөмһүриятебез ил башыннан да күп тора. Бу яктан без бик бәхетлеләр. 
 
Районыбызның яшьләр лидеры буларак, форумның стратегиясен хуплаган хәлдә, әлеге җәмәгать хәрәкәтенә бердәм кушылырбыз, активлык күрсәтербез дип ышандырасы килә. 
 
Әңгәмәдәш Вазыйх Фатыйхов.
 
Фото Вазыйх Фатыйховныкы.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International