Ветераннарга бушлай юридик ярдәм күрсәтелә

2015 елның 18 апреле, шимбә
“Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында”гы федераль законны тормышка ашыру ниятеннән һәм “Татарстан Республикасы гражданнарына бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында”гы закон нигезендә, Бөек Ватан сугышында (Җиңүнең 70 еллыгын каршы алу уңаеннан) катнашучыларга һәм аның гаиләләренә республикабыз биләмәсендә бердәм юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. 
 
Бу чара Балык бистәсе муниципаль районында агымдагы елның 28 апреленә планлаштырыла. Ул үзәкләштерелгән китапханәләр системасы бинасында көндезге сәгать 10.00 да  башланачак. Кабул итүдә Росреестр идарәсе, Пенсия фонды, Роспотребнадзор, халыкны социаль яклау бүлеге, район Советы Аппаратының юридик бүлеге, төзелеш, архитектура, торак коммуналь хуҗалыгы бүлеге, район җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, прокуратура, адвокатлар һәм нотариус вәкилләре катнашачак.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International