Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
“Кама йолдызчыклары”–көмеш лауреатлар булып кайттылар
2015 елның 18 апреле, шимбә
Минем кызым Сөмбел беренче сыйныфтан ук бию түгәрәгенә тәм табып, рәхәтләнеп, яратып йөри. Башкача мөмкин дә түгел, әтисе дә иҗатка гашыйк кеше иде.
«Кама йолдызчыклары» район халкын төрледән-төрле чыгышлары белән сөендереп, куандырып килә. Россия, республика күләмендә жиңүләр яулап районыбыз данын еракларга тараталар яшь биючеләр. Район күләмендә бер генә бәйрәм дә алардан башка узмый. Бию төркеменең алыштыргысыз житәкчесе, үз эшен яратып башкаручы, сәләтле педагог–Әлфинур Шәвәлиева. Төшкә кадәр ул мәктәптә булса, төштән соң кичке сигезгә кадәр спорт комплексында балаларны бию серләренә өйрәтә. Ул һәрбер балага үз баласыдай карый, аларның җиңүләренә сөенә, борчулары булса көенә.
Төркем 2004 елдан бирле “Созвездие–Йолдызлык” конкурсында катнашып килә. Быел ул Питрәч якларында үтте. Бу конкурска төркем Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган биюне башкарды һәм икенче урынга лаек булды. Ә 13 апрельдә “Кама йолдызчыклары” конкурсның йомгаклау концертында УНИКС сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Икенче биюләре “Кабан күле легендалары” дип атала. Бик тирән эчтәлекле, тарихи бию.
22 март көнне төркем Казан шәһәрендә узган “Весенние выкрутасы” Халыкара конкурс–фестивалендә катнашты. Бу конкурска Санкт -Петербург, Самара, Мәскәү шәһәрләреннән берсеннән-берсе көчле 100 дән артык бию төркеме килгән иде. Әмма монда да безнең биюче егет-кызлар сынатмадылар. Сөмбел Вәлиәхмәтова, Ләйлә Бариева, Диана Габидуллина, Эльвина Гатиатуллина, Тимур Гыйззәтуллин, Инсаф Гыйлаҗев, Булат Гәрәев, Айзилә Дормидонтова, Диләрә Заһитова, Руфина Җәләлова, Рузаль Кадыров, Адилә Мукриева, Булат Минһаиров, Камилә Сафина, Артем Тимофеев, Алия Хәсәнова, Зәлинә Шәрипова, Ләйсән Хәбибуллина, Сиринә Гафиуллина, Рәмис Есбатыров, Ислам Яруллин, Вадим Кузнецов күз явын алырдай чыгыш ясап, көмеш лауреатлар исеменә лаек булдылар.
Мондый фестивальләрдә катнашу күп кенә чыгымнар сорый. Әле ярый районыбызда спорт, үзешчән сәнгать бәйгеләрен оештыруда ярдәм кулы сузучы иганәчеләр бар. Ә бу фестивальгә бару өчен Айгөл Заһитова, Дормидонтовлар гаиләсе зур ярдәм күрсәттеләр.
Гүзәл Дормидонтова бию бәйгеләре саен барып балаларны барлап, киендереп, чәчләрен тәртипкә китерсә, Руслан акчалата булышты.
Районыбызның культура бүлеге җитәкчесе Наталья Чернова, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчеләре Мансур Маннанов, Наталья Хәмидуллина шулай ук матди һәм мораль ярдәм күрсәттеләр.
Һәр игелекле эшләре үзләренә изгелек булып кайтсын!
Гөлнара Вәлиәхмәтова.
“Кама йолдызчыклары” бию төркеменә йөрүче балаларның ата-аналары исеменнән.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кичен урыны белән көчле җил 15 - 20 м/с, көтелә.
МКУ
Чернобыль атом электр станөиясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
СФР
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
СФР
27
апрель, 2026 ел
2026 елның 27 апрелендә 21 сәгатьтән 28 апрелендә 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
МКУ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз