Район хуҗалыклары техника паркын яңарталар

2015 елның 18 апреле, шимбә
 Авыл хуҗалыгы техникаларына бәяләр елдан-ел артып торуына карамастан, хуҗалыкларыбыз заманча агрегатлар кайтаруны дәвам иттерә. 
Әле шушы көннәрдә генә “Закирова” белән “Шәмсетдинов” фермерлык хуҗалыклары районга ике яңа чәчү комплексы кайтардылар.  Шунысын да искәртеп үтәбез “Шәмсетдинов” хуҗалыгы әле генә 1 миллион сумга ашлама кайтарган иде.
 
Моннан тыш әле тагын бер хуҗалыгыбыз ике яңа кукуруз чәчү агрегаты алып кайткан. Быелгы язгы чәчү вакытында районыбыз басуларында берьюлы өч операцияне башкаручы 14 чәчү комплексы эшлиячәк.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International