Ямаш мәктәбе укучылары кыш айларында кошлар өчен бушлай 15 “ашханә” оештырдылар.
Моннан тыш, әле балалар елның-елында җылы яктан кайтучы канатлы дусларын олылап каршы алырга да хәстәрләнәләр. Быел да алар биредә мәктәп яны бакчасы мөдире Мәйсәрә Хәйруллина җитәкчелегендә 40 тан артык сыерчык оясы ясап урнаштырганнар.