Район үзәк китапханәсендә беренче, икенче сыйныф укучыларына Тукай әдәби кичә үткәргәннәр

2015 елның 28 марты, шимбә
Нәниләр Тукай белән сөйләшкән
Район үзәк китапханәсе белән мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләрендә бәйрәмне еш оештыралар. 
 
Күптән түгел генә алар район үзәге мәктәпләренең беренче, икенче сыйныф укучылары белән “Тукай бабайда кунакта” дип аталган мультфильмлы әдәби кичә үткәрделәр. Нәниләр Тукайның “Кисекбаш” поэмасы,  “Кызык укучы”, “Бала һәм күбәләк” шигырьләре белән якыннан таныштылар, үзара фикер алыштылар. Соңыннан нәниләр игътибарына “Тукай әкиятләре” дигән китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International