Хуҗалыклар машина-трактор паркында кыр эшләренә соңгы әзерлек чаралары күрәләр

2015 елның 28 марты, шимбә
Әлеге көннәрдә хуҗалыкларның машина-трактор паркында кыр эшләренә  соңгы әзерлек чаралары күрәләр. 
Бу җәһәттән, районыбызда иң эре хуҗалыкларда исәпләнгән  “Азык-төлек корпорациясе” җәмгыятендә хәстәрлек яхшы. Туфрак эшкәртү, чәчү агрегатларының барысын да аерым мәйданчыкта тигез сафларга тезеп куйганнар. Ә төзекләндерү эшен биредә гадәттәгечә күп еллар дәвамында эшләп зур чыныгу алган, тәҗрибәле механизаторларга йөкләгән булганнар. Әнә, Илсур Хәмидуллин белән  хезмәттәше Фәйзехан Гарифуллинга  авыл хуҗалыгы машиналарын сафка бастыруда м быел да күңел биреп тырышканнар. Хуҗалыкның кыр технологы Фәрит Шигапов та бу осталарны  бик мактап телгә алды. 
Әзер техника хуҗалык белгечләре тарафыннан тикшерелеп, уңай бәя дә алган инде.
 
Идрис Аметов.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International