“Радуга” балалар бакчасында “Нәүрүз” бәйрәме үтте

2015 елның 28 марты, шимбә

Төрки бабаларыбызның изге бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, йолалары безнең көннәргә кадәр сакланып килгән.

21 март көн белән төн тигезләшкән вакыт. Бу көнне бабаларыбыз “Нәүрүз” бәйрәмен үткәрә торган булганнар. Балалар өйдән-өйгә кереп, хуҗаларны бәйрәм белән котлап, сый-нигъмәт җыеп йөргәннәр. аннан соң болынга чыгып ботка пешергәннәр.

Шушы көннәрдә “Радуга” балалар бакчасында “Нәүрүз” бәйрәме үткәрделәр. Залда яз күренеше–агач, беренче яз чәчәкләре ясап эленгән. Балалар татар милли киемнәреннән бик матурлар. Бер-берсен котлыйлар. Шигырь сөйлиләр, җырлар башкаралар. Бердәм-тату алар. Соңыннан тәмле рызыклар белән сыйландылар.

Гөлназ Зарипова.

 

 

Фото авторныкы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International