Балык бистәсенең көрәш буенча җыелма командасы өченче призлы урынны яулады

2015 елның 21 марты, шимбә

13-14 март көннәрендә Питрәчтә Татарстан Республикасы укучылары Спартакиадасы кысаларында татарча көрәш ярышлары булып узды.

2000-2001 елгы үсмерләр тугыз үлчәү авырлыгында көч сынаштылар.

Тренер Рафик Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге җыелма командабыз 14 район  арасында 3 нче призлы урынны алуга иреште. Биектаудан Ислам Шәрәфиев (45кг. кадәр), Күгәрченнән Фәрит Гыйниятуллин (65 кг.), Балык бистәсе 2 мәктәбеннән Нияз Шакиров (75кг.) үз үлчәү авырлыкларында икенче урыннарны алдылар.

Илгиз Җамалиев.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International