Балык Бистәсе район суды рәисе «турыдан-туры элемтә»гә чыгачак

2015 елның 14 марты, шимбә

11 марттан 10 апрельгә кадәр чорда Балык бистәсе район суды рәисе вазыйфаларын башкаручы Әлфия Рәшит кызы Минахметова «Авыл офыклары» район газетасы укучылары белән «турыдан-туры» элемтәгә чыга.

Җир,гаилә, торак закончалыкларына, балигъ булмаганнар проблемаларына һәм башка юридик мәсьәләләргә кагылышлы сорауларыгызны район судына (тел. 884361-2-26-93), редакциягә (884361-2-31-91) юллый аласыз.

Шулай ук суд сайтының «Обращения граждан» бүлегенә http://rybno-slobodsky.tat.sudrf/ru адресы буенча урнаштырырга, rybno-slobodsky.tat@sudrf/ru электрон почтасы аша җибәрергә мөмкин.

Фото редакция архивыннан.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International