Муниципаль район башлыгы Илһам Госман улы Валеев районыбызның гүзәл затларыны 8 Март бәйрәме белән котлады

2015 елның 7 марты, шимбә
Муниципаль район башлыгы Илһам Госман улы Валеев районыбызның гүзәл затларын язның иң гүзәл, якты бәйрәме–Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.
 Газетабыз аша юлланган тәбрикләүдә: “Хатын-кыз дөнья яратылганнан алып бүгенге көнгәчә тормышыбыз терәге, мәхәббәт, матурлык, илһам чыганагы булды. Газиз аналарыбыз безгә бетмәс-төкәнмәс сөю, наз бүләк итәләр. Сөйгән яр да, тугрылыклы тормыш иптәше дә сез! Тормышыбызга җан җылысы өстисез, гаиләләребез учагын саклыйсыз.
 
Хатын-кызлар тормыш йөгендә ирләр белән бертигез тарталар. Авыл хуҗалыгын, медицина, мәгариф тармакларын фидакарь хатын-кызлардан башка күз алдына китереп булмый.
 
Кадерле хатын-кызлар, 8 Март бәйрәме сезгә шат елмаюлар, чәчәкләр бүләк итсен! Саф мәхәббәт, җан җылысы белән сөендерсен! Бәхет, иминлек һәм сәламәтлек телим сезгә!”,–дигән 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International