Балык бистәсендә ярминкә күпләрнең кәефенә нур өстәде

2015 елның 7 марты, шимбә
Узган атна азагында район үзәгендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде.
Районыбызның хуҗалыклары. эшмәкәрләре, мәктәп коллективлары , шәхси затлар нинди генә төр товар- продукт алып килмәгән иде анда?! Кайнатмасы, тозлаган кыяр, помидор, гөмбәсе, мунча себеркесеннән башлап, фураж, салам, печән, чучка балаларына кадәр – барысы белән дә сату иттеләр.
 
Сатып алучының иң кәефен  күтәргәне- продуктларны чагыштырмача түбән бәядән тәкьдим иттеләр. Сатуга чыккан товар, ризык, терлек азыгының төре 100 якын булды. Шәхси затлар тәкьдим иткән кәҗә мамыгы белән каз, үрдәк тә сату киштәләреннән сатып алучы кулына сәгатьләр эчендә күчеп беттеләр.
 
Кыскасы, һәр ике як та оттырмады бу ярминкәдә.
 
Вазыйх Фатыйхов.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Фото авторныкы.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International