“Без аны сигез ел көттек”, – ди Миләүшә белән Фирдүс Хуҗагариповлар. Балалар йортыннан алганда кызчыкка нибары өч ай гына була
Миләүшә белән Фирдүсне гаилә корып җибәргәннән соң, язмыш Тукай районы Калмаш авылына китерә. Икесе дә фермага эшкә урнаша. Совхоз өч бүлмәле фатир, дача бирә. Өйгә кайткач та кул кушырып утырмыйлар: сыер, үгез, кош-корт асрыйлар. Әмма тормышның бер ягы китек кебек була: шушы матурлыкны тоеп, куанып яшәргә сабый кирәк. Миләүшә тикшеренергә дип хатын-кызлар табибына бара. “Әле дә булса исемдә, Сурия исемле табиб барлык анализларны тикшергәннән соң, ягымлы гына итеп: “Бер дә борчылмагыз, дөнья бетмәгән бит, бала алып үстерегез”, – диде. Чынлап та, ул минем күңелгә яшәү чаткылары өстәде”, – ди Миләүшә ханым. Күршеләре дә асрамага бала алган булалар, нигә аптырыйсыз, сез дә алыгыз, дип киңәш итәләр.