Авылдашлары Миңнулла Төхвәтуллин хакында: " Аңа тимер җене кагылган " дияргә яраталар

2015 елның 21 феврале, шимбә

Ул элеккеге " Татарстан" колхозында 40 ел механизатор булып эшләгән. Соңрак тимерче һөнәрен үзенеке иткән.

 Вакытында авылдашларын трактор җыеп та шаккатырган. Бүген аңа 68 яшь. Тик ул әле дә яшьләрчә җилдерә. мавыкмаган шөгыле юк. Әнә өе янәшәсендәге мастерскоенда ниләр генә эшләми: койма, сука, тырма- болары соңгы вакытта ясаганнары гына. Күпләр аңа еш кына тракторларын ремонтлауда ярдәм сорап киләләр.


Таңсылу Мингазова.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International