Бу гаиләнең яшәү, кәсеп итүендә үзгә әллә ни сер дә юк кебек. Бер карашка гына шулай тоела.
Аларның көндәлек шөгыльләре нигезендә олы тәвәккәллек, олы тырышлык, бер-берсен ярты сүздән аңлау,ярдәмләшеп тормыш итү ята. Шәхси хуҗалыкларында гына да ике сыер, ике тана, алты бозау, ике ат, олы бер умарталык бар.Нигездә шәхси хуҗалык өчен Рөстәм җавап бирә. Ә өч бала анасы Раилә исә өйдәге тәртипне,ямьлелекне саклый, балалар тәрбиясенә җавап бирә.Газетабызның киләсе санында бу гаилә хәлләре хакында тулы бер язмабыздан таныша алырсыз.
Таңсылу Мингазова.