Яруллина Бәян апа Олы Әшнәк авылының суларын эчеп, тау итәкләрендә тәгәрәп үскән кыз. 7 яшендә әти-әнисез калып, ятимлекнең бар ачысын татый. Чит ятлар арасында ялгызы калып, бар көчен учына җыеп, тормыш җилләренә каршы атлап бара. Үзе өчен генә түгел, сабый булып калган 3 сеңлесе өчен көчле була ул.
Яшьлегенең таң аткан мизгелендә Олы Солтан авылының уңган, чибәр егетен очрата. Нәбиулла абый белән бергә матур гомер корып җибәрәләр. 11 бала тәрбияләп, барысына да югары белеп биреп, кеше алдында мактана алырлык итеп, пар канатлары астында үстерәләр. Тормыш без теләгәнчә генә бармый шул, 2 баласы язмышның ачы тырнагына эләгеп, вафат булалар.
“Балаларымны бер вакытта да кеше алдында мактамадым, авыл кешесе үзе күреп, сокланырлар”, дип үз балалары белән горурланып сөйли Бәян апай. Нәбиулла абый белән иңне-иңгә куеп, авылның иң күренекле гаиләсе булып 70 ел бәхетле гомер кичерәләр. Шәфакъ нурлары артыннан сызылып аткан һәр таңга сөенеп пар гомер кичерәләр. Адәм баласы бу доньяга ялгызы гына килә, ялгызы гына китә икән. Нәбиулла абыйның бакый доньяга күчкәненә дә инде менә 2 ел гомер узган. Әмма ялгыз түгел Бәян апай бүген 9 баласы, 18 оныгы, 15 оныкчыгы бар аның. Ял көннәре җитү белән, барысы бергәләп, өйне шау-гөр китереп төп нигезгә җыелалар.
Бәян апай үзенең бәхетле, кадерле 90нчы кышын каршы ала. Аны котларга дип районыбызның Башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хабреевич Хабибуллин һәм халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Камил кызы Вафина килделәр.