Аны район башлыгы Илһам Валеев каршылады һәм озатып йөрде.
Республика кунагы “ Красный Востокның” Күгәрчендәге яңа ачылган мрамор ит упаковкалау, Түбән Тегермәнлектәге мал чалу һәм эшкәртү цехларында, “Дельфин” сәламәтләндерү үзәгендә, район үзәгендә төзелә башлаган яңа социаль обьектларда булды, алардагы эшчәнлек белән якыннан танышты. Аннан, Васил Гаязович район Советының отчет утырышында катнашачак. Әлеге визит хакындагы тулырак язмабыз һәм фоторепортажыбыз белән бераз соңрак сайтыбызда таныштырырбыз. Шулай ук бу вакыйгадан тулы язма газетабызның алдыгы санында урын алачак.
Вазыйх Фатыйхов.