Бөек Ватан сугышы ветераны Данеев Виктор Георгиевич 90 яшьлек туган көнен каршы алды

2015 елның 13 феврале, җомга

Россия Президенты Владимир Путин Балык бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны,lll дәрәҗә Дан ордены кавалеры Виктор Георгиевич Данеевка 90 яше тулу уңаеннан котлау җибәрде. Илбашының открыткасын һәм район башлыгы Илһам Валеевның бүләген хөрмәтле ветеранга район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рашат Хәбибуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина тапшырдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International