Бөек Ватан сугышы ветераны Сафин Каюм Сафич 91 туган көнен билгеләп үтте.

2015 елның 10 феврале, сишәмбе

91 нче якты, кояшлы кышын каршы ала ул бүген.

Бөек Ватан сугышы ветераны Сафин Каюм Сафич Күки авылында туып, гомер итә. Туган авылында балачак мизгелләрен озатып, газиз яшьлек чорына җитлеккән егетне сугышка алалар.

“2 февраль көнне яраландым. Салкын кыш иде ул, кар юк. Ярамны җылы су белән юдылар”, дип туган көненең һәр иртәсендә искә ала Каюм абый ул куркыныч елларны.

Сугыштан кайту белән бригадир булып эшли ул. Авылда мәктәп һәм мәдәният йорты салуга да үз өлешен кертә.

Кадерле тормыш иптәше белән 45 ел гомер кичереп, 4 малай һәм 3 кыз тәрбияләп устерделәр алар. Язмыш барыбер үзенекен итә шул: тормыш иптәшенең вафат булганына да быел 18 ел тулды.

Күңеле белән бай ул Каюм абый ‑ бүгенге көндә дә 15 оныгы бар аның. Төпчек кызы Резеда һәм кияве гаиләсе тәрбиясендә яши.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International