Авыл җирендә яшәүчеләрнең шактые бүген үз көнен үзе күреп, шәхси ярдәмче хуҗалыгын үстерү белән мәшгуль. Районыбыз биләмәсендә бүгенгесе көнне 32 гаилә фермасы эшли. Ә ел ахрына кадәр аның саны тагын 11 гә артуы көтелә. Зур хезмәт һәм тәвәкәллек таләп итә торган бу олы эшкә керешү билгеле инде берәүгә дә җиңел бирелми. Бүген без районыбызда шактый танылып өлгергән һәм республикабыз күләмендә дә нәтиҗәле эшләүче кайбер гаилә фермалары җитәкчеләреннән көндәлек эшләре, киләчәккә уй-планнары башлап эшкә алынучыларга хәер-фатихалары хакында сораштырырга булдык.