Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
"Бирдебәк" хуҗалыгында бер ел эчендә өч терлекчелек бинасы төзегәннәр
2015 елның 17 гыйнвары, шимбә
Җитәкчеләрнең күзеннән ташып торган ут-кайнарлык, яңгырдан соң калкып чыккан гөмбәләр сыман барлыкка килгән өч бина, авылның өметле киләчәгенә ишарәли кебек тоелды миңа беренче нәүбәттән үк. Ә баксаң, чынлыкта да шулай бит.
“Бирдебәк” бүгенге көндә ныклап аягына басып килүче хуҗалык. Мөгезле эре терлекләре 300 баштан артып киткән, шуның 165 е савым сыерлары. 100 башка якын атлары бар
.
Бүгенге көндә терлекчелектә 20 дән артык кеше эшли. Күргәнебезчә, әллә ни зур булмаган авыл өчен кечкенә саннар түгел бу. Район кулланучылар җәмгыяте үз канаты астына алуы белән тагын бер кабат бәхетле әле ул. Югарыда әйтеп үтелгәнчә, бер елда өч заманча бина төзү һәркемнең кулыннан, мөмкинлегеннән дә килә алырлык эш түгел.
–Бүгенге замана кысаларында Бирдебәктәге бу гамәлләрне героизмга тиңләргә кирәктер. Хуҗалыкның өметле киләчәге бар, терлекчелекне перспектив үстерүгә йөз тотып яшиләр биредә. Продукция алам, керемле булам дип максат куйган җитәкче иске биналарга гына карап ятарга тиеш түгел инде ул. Һәр чорның үз кыенлыгы, әмма мөмкин булмаган нәрсә юк. Менә бит, “Бирдебәк”–шуның ачык мисалы,–диде район башлыгы Илһам Валеев район хуҗалыклары җитәкчеләре, фермерлар белән очрашуында.
Бер бинаның проекты белән Әтнә районында танышып кайткан булганнар бирдебәклеләр. Һәм ышануы да кыен, 150 башка исәпләп металл-конструкция бинаны өч ай дигәндә төзеп тә өлгерткәннәр. Хәзерге вакытта биредә соңгы вак-төяк эшләрне башкару белән мәшгульләр. 50 башка исәпләнгән тудыру бинасын, сөт ташлаган сыерлар өчен бинаны да нәкъ менә заман таләпләренә җавап бирерлек итеп төзегәннәр.
–Биналарның беренчесе 3 миллион сумга төште. Калган икесенә дә шуннан аз гына кимрәк чыгымнар китте. Инде чебешләрне санар вакытка ерак калмагандыр, шәт,–ди хуҗалыкның идарәчесе Ирек Вәлиуллин.
Хуҗалыкта элек кулланышта булган биналарда да шактый гына яңарту, төзекләндерү эшләре башкарылган. Технология мәсьәләсенә игътибарны көчәйткәннәр. Бу юнәлештә үзләре уйлап тапкан зур чыгым таләп итми торганы суларны да кулланышка керткәннәр. Шуларның берсе–ясалма орлыкландыру, малларны каплатудагы үз яңалыклары белән тәҗрибәләрен дә уртаклаштылар алар.
Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр үз күзләрең белән күрү меңгә хәерлерәктер. Бу көнне биредә булган җитәкчеләрнең оптимистик рухта таралышуын бары тик шушы халык әйтеменә нигезләү, шәйдер.
Вазыйх Фатыйхов.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2026 ел
Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү
Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге
Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге хәбәр итә: автоном хәбәрче-янгыннан саклануның нәтиҗәле ысулларының берсе
Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге
1
май, 2026 ел
2026 елның 1 маенда 21 сәгатьтән 2 майда 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 2 маенда төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
МКУ
28
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кичен урыны белән көчле җил 15 - 20 м/с, көтелә.
МКУ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз