Бүген иртәдән әлеге сәгатькә чаклы 8 команда арасында әлеге коллектив кубогы өчен бәйге барды.
Анда районның иң көчле сигез командасы көч сынашты. Ике зонада барган ярышларның нәтиҗәләре буенча финалга -" Дельфин" , Ямаш, Күгәрчен авыллары . " ООО" Стройтехинвест" командалары үтте . Дельфинлылар ямашлыларны отып өченче урынга чыктылар. Ә кубокны район үзәге егеләре-инвестлылар оттылар. Әлеге бәйге өчен спонсор 30 меңгә якын приз фонды билгеләгән иде.