Бәйрәмнәрдә эшмәкәрләр булыша

2014 елның 6 декабре, шимбә
Трой-Урай авылы мәдәният йортында әниләр көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. 
Бу чара мәктәп коллективы белән берлектә оештырылды. Бәйрәмдә 20 укучы катнашты. Балык бистәсеннән эшмәкәр Павел Тимофеев бүләкләр әзерләп чарада катнашучыларны сөендерде. Трой-Урай авылы мәдәният йортында яшьләр һәм өлкәннәр ялы өчен күптөрле чаралар үткәрәләр.
Бәйрәмнәр оештыруда еш кына эшмәкәр Фәрит Гайнуллин финанс яктан булышып тора.
Күптән түгел генә район администрациясе җитәкчеләре, “Бердәм Россия” партиясең җирле бүлеге музыка аппаратурасы һәм теннис өстәле алуда ярдәм күрсәткәннәр. Авыл халкы аларга бик зур рәхмәтле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International