Бу көннәрдә район тормышы инвалидлар декасына кагылышлы колачлы чаралар белән кайный

2014 елның 6 декабре, шимбә

Мәктәпләрдә, район мәданият йортында һәм авыл клубларында, “Дельфин” сәламәтләндерү үзәгендә һәр көн саен диярлек инвалидлар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашында концерт-тамашалар, түгәрәк өстәлләр, мастер класслар үтә.

Әнә, кичә дә “Дельфин” хезмәткәрләре район яшьләр һәм спорт бүлеге, балалар иҗат үзәге белән берлектә берничә дистләгән шундый категория балаларны үзләренә кунакка җыйдылар. Ә кунаклар исә, үз чиратында әлеге чараны  оештыручыларга бик рәхмәтле калдылар. Әлеге очрашудан тулырак мәгълумат белән газетабызның киләсе саныныда таныша алырсыз. Фотоларны газетабызның rsloboda-rt.ru сайтыннан карый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International