Муниципаль район башлыгы Илһам Валеев райондашларны Әниләр көне белән кайнар котлады

2014 елның 29 ноябре, шимбә
Тәбрикләү сүзендә: “Бүген безгә тормыш тормыш бүләк итүче, кадерләп үстерүче, буй җиткергәч тә катлаулы тормыш юлыннан җитәкләп баручы Әниләребез алдында баш иябез. 
Гаилә учагын сүрелдермичә дөрләтүче ана борынгы заманнардан иң зур хөрмәткә ия булган. Җирдәге барлык игелек, матурлык аналарның хәер-фатихасы белән эшләнә бит.
Хөрмәтле хатын–кызлар, аналар! Сезне чын йөрәктән бу гүзәл бәйрәм белән котлыйм. Барыгызга озын гомер, сәламәтлек, бәхет– сөенечләр телим”, диелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International