Түбән Кама шәһәреннән бер ай элек югалган кыз табылган

2014 елның 29 ноябре, шимбә

Бер ай элек Түбән Кама шәһәрендә яшәүче 17 яшьлек кызның югалуы турындагы хәбәр күпләрне тетрәндергән иде

 Эзләнүләр шуны күрсәткән иде: аны мәктәптән чыккач берәү дә күрмәгән һәм аның турында бернинди мәгълумат та билгеле булмаган. Социаль челтәрләрдә аралашучы берәүнең хәбәр салуына караганда, югалган кыз бер айны Чаллы шәһәрендә үзенең танышында үткәргән булып чыга. Аңласаң аңла, аңламасаң юк бу доньяны, дип пошаманланырга гына кала түгелме?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International