Бу мәктәптәге гамәлләр тимурчылыкны хәтергә төшерә

2014 елның 15 ноябре, шимбә

Ямаш мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм аларның тол хатыннарына игътибарны киметми

Бүген авылда ике сугыш ветераны яши икән. Шушы көннәрдә генә мәктәп коллективы сугыш ветераны Мирзахан ага Әхмәтовны туган көне белән тәбрикләгән. Аңа күп кенә чәчәкләр, укучылар куллары белән эшләнгән бүләкләр тапшырганнар. Ветеран хөрмәтенә җырлар башкарганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International