Агач җимеше белән, ә ул эше белән матур

2014 елның 15 ноябре, шимбә

Ул тормышның төбеннән күтәрелгән шәхес. Чаллыбаш авылында туып үскән. Мәктәптән соң Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын уңышлы тәмамлый. Егет кешенең туган иле алдындагы бурычын да үтисе бар бит әле.

Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, районның автобус-транспорт паркына шофер булып эшкә урнаша. Габделхан Имамиев монда егерме ике ел хезмәт куя. Аның тырыш, үз эшенә җаваплы караучы кеше икәнен күреп алып, коммуналь хуҗалык оешмасына директор итеп билгелиләр. Оешманың иң авыр вакытында җитәкчелек итәргә туры килә аңа. Бу оешма ул вакытларда су трассалары сузу, төзәтү, электр линияләре, чүплек контейнерлары, канализация, асфальт заводы, урамнарны кардан чистарту бригадаларын берләштерә, аларга күпкырлы эшләр башкарырга туры килә. Монда ун ел җитәкчелек итә ул.

-Габделхак Кашапович Үзенең тырышлыгы белән оешманы банкротлыкка чыгудан коткарып калды. Сүзендә торыр, әйтте икән эшләр, эшли алмаса вәгъдә биреп тормас. Халык белән үтемле, гади итеп сөйләшә белә. “Татмелиорациянең районыбызга тигән йөген әнә шундый ышанычлы кулга тапшырып киткәнемә бер дә үкенмим. Аның эшләре белән һәрвакыт хәбәрдар мин, республика дәрәҗәсендә авторитеты бар, ирешкән уңышларына сөенәм,–ди аның турында элеккеге коллегасы Рәсим Замалиев.

Гөлназ Зарипова.

Фото: Вазыйх Фатыйховныкы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International