Товар кире кайтмаган
Бу шимбәдә ярминкә шәһәренең Дәрвишләр бистәсендә узды. Районнан азык-төлек продуктлары, ашлык төялгән олаулар тигез рәтләргә тезелеп сату иткән. Бер хуҗалыкта товарны кире алып кайтмаган. Шәһәр халкы бу юлы да яшелчә, ашлык, ит, сөт продуктларын бик тиз алып бетергән. Анда 24 автомашина катнашкан.