Хуҗалыкның баш белгече Рәшит Нәҗипов безне иң уңган автотранспортчы Фәнил Хәбибуллин белән таныштырды. Аның техника утарыннан шәһәргә юл тотуы иде. –Без кырдан биш КамАз автомашинасы куәтле алты чит ил комбайннарына хезмәт күрсәттек. Хуҗалыгыбыз кырлары бөтен районыбыз буенча чәчелеп урнашканлыктан ерак басулардан ындыр табагына ашлык ташуда да тоткарлык булмады. Комбайннар бер минутта тик тормады,–ди ул.
Кырларда игеннәрне тулысынча диярлек җыеп алсалар да, егет әле дә руль артында. Биредә районның иң эре төзелеш объекты–булачак терлекчелек комплексы өчен ул кирәкле материаллар ташуда башлап йөри. Иңендә утыз еллык хезмәт тәҗрибәсе булган Фәнил коллективта берничә ел гына эшләвенә карамастан, бик тиз танылырга өлгергән. Озак еллар дәвамында район кулланучылар җәмгыятендә хезмәт куйганлыктан ерак юлларга чыгып китүдән һич кенә дә тартынмый ул.
Идрис Аметов.
Фото авторныкы.