Узган атнада Казанда хәрби спорт уеннары булып узды

2014 елның 25 октябре, шимбә

Узган атнада Казан шәһәренеңПатриотспорт-патриотик һәм яшьләрне армиягә әзерләү Республика үзәге базасындаАлга, яшьармиячеләрхәрби спорт уенының зона этабы булып узды.

Анда безнең районнан Балык бистәсе икенче мәктәбенең “форпост” отряды катнашты. Уеннарның программасы бик кызыклы, мавыктыргыч булды. Яшьармиячеләр “Геройларга тигезләник”, “Тарихның хәрби битләре” конкурсларында тарихыбызны, каһарманнарыбызны яхшы белүләрен күрсәттеләр. Сафта йөрү, хәрби эстафета, автоматны сүтеп җыю, пневматик мылтыктан ату, турникта күтәрелү һәм башка ярышларда көч сынаштылар. Бу бәйгеләрдә Балык бистәсе “форпостчылары” үзләрен яхшы яктан гына күрсәтүгә ирештеләр. Кәрим Кәбиров 60 метрга йөгерүдә, Регина Әхмәтҗанова “гәүдәне күтәрү” ярышында беренче урынны яулап дипломнарга лаек булдылар. Автоматны сүтеп җыюда да безнең командага тиңнәр булмады. Нәтиҗәдә форпостчыларыбыз өченче призлы урынны алдылар. Укучыларның бу уңышлары Балык бистәсе икенче мәктәбендә тормыш куркынычсызлыгы нигезләре, физик тәрбия дәресләренең югары дәрәҗәдә укытылуы, яшь буынга хәрби патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар күрсәтелүе турында сөйли.

Евгений Ненастьев,

“Форпост” үзәге директоры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International