"РусРемСтрой" оешмасы хезмәткәрләре күркәм эшләре белән танылырга өлгергәннәр

2014 елның 25 октябре, шимбә
  Районыбыз юл төзүчеләре рәтенә Казан шәһәренең “РусРемСтрой” оешмасы хезмәткәрләре дә халкыбыз арасында күркәм эшләре белән танылырга өлгерде

Руслан Зарипов җитәкләгән бу оешма районыбыз биләмәсендә берничә ел инде күләмле һәм сыйфатлы эшләре белән халык ихтирмын яуларга өлгерде. Алар елның-елында район үзәгендә һәм авыл җирләрендә күп чакрымнарга сузылган юл төзелешендә катнаша. Бу елны да алар уңышлы тәмамладылар. Балык бистәсендә 5 урамга 2 километрдан артык арага асфальт җәйделәр, моннан тыш район үзәгенең 7 урамына 2,5 километрда вак таш түшәп күпләрне юлсызлык бәласыннан коткардылар. Барыннан да бигрәк, мөгаен, аларның тырыш хезмәтенә авыл кешеләре нык сөенгәндер. Чөнки, әлеге юл төзүчеләр Корноухово, Мель Починок, Күгәрчен, Югары Мәшләк, Бирдебәк авыллары урамнарына барасы 3 километрга якын арага вак таш җәеп халыкны куандырды. 

Идрис Аметов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International