Һәр җирдә әби–бабайларга кадер-хөрмәт күрсәтергә, күңелләрен күтәрергә тырышабыз инде. Бу җәһәттән, “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында оештырылган “Супер стар” спорт бәйрәменә тиңләштерердәйләре сирәктер инде. Бу көнне спорт залы гомер көзенә аяк бассалар да, яшьләрне көнләштерерлек актив, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы өлкәннәрнең шат авазларыннан гөрләп торды.
Ярышта катнашучыларны район социаль-мәдани бүлек җитәкчесе Наталья Чернова, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Мансур Маннанов сәламләделәр. Тормышларын тырыш хезмәткә, балалар тәрбияләүгә багышлаган әби-апаларны өлкәннәр көне белән тәбрикләделәр.
Илгиз Җамалиев.