Әлеге уңайдан район эчке эшләр бүлеге автомобильләрне начар яктыртылган, аулак урыннарда калдырмаска киңәш итә. Машинаның ишек тәрәзәләрен бикләргә онытмагыз, кыйммәтле әйберләрегезне салонда калдырмагыз. Автомобильне заманча саклау чаралары белән җиһазландыру да зыян итмәс. Әгәр машинагызны, яки салондагы әйберләрегезне урласалар, кичекмәстән 02 телефоны аша полициягә хәбәр итегез.