Кайсы гына заманны, кайсы гына халыкны алма, укытучы, тәрбияче, остаз–иң хөрмәтле һөнәрләрдән санала. Киләчәк буынга белем, тәрбия бирүдән дә игелеклерәк тагын нәрсә булырга мөмкин? Ә менә бер абынган, начар юлга баскан яшүсмерләрне тәрбияләргә алынучылар тагын да зуррак хөрмәткә ия инде. Сүзем җәмәгать тәрбиячеләре турында. Ата-аналарга хокук тәртибен бозган балаларын тәрбияләүдә булышып бик кирәкле эш башкаралар алар. Безнең районда 8 җәмәгать тәрбиячесе исәпләнә. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар. Авыр балаларны тәрбияләүгә ир-егетләрнең дә алынуы куанычлы күренеш.
Узган атна ахырында балалар иҗат үзәгенең кунакчыл залында “Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” конкурсының район этабы узды. Бу исемне яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы урынбасары Наталья Хәмидуллина, Трой-Урай мәктәбе укытучысы Татьяна Емельянова, агротехник техникумның махсус дисциплина укытучылары Люция Дубровина, Николай Клементьев, Шомбыт урта мәктәбе укытучылары Равия Гайнетдинова, Венера Юнысова, Ильмир Камалиев, “Форпост” оешмасы җитәкчесе Евгений Ненастьев дәгъваладылар.
Беренче турда конкурсантлар кыскача үзләре белән таныштырдылар, шәхси тормышлары, эшчәнлекләре турында сөйләделәр. Аларның күпчелеге тәҗрибәле педагог укытучылар. Татьяна Емельянованың, мәсәлән, 34 ел хезмәт стажы бар. Люция Дубровина өчен җан атарга техникум укучылары, аның тәрбиясендәге үсмер килгән. Наталья Хәмидуллина турында тәэсирле итеп кызы сөйләде.
Илгиз Җамалиев.