10 август төзүчеләр көне

2014 елның 10 августы, якшәмбе
 Күңелгә ятышлы эшләре, дәрәҗәле урыннары бар

Соңгы елларда районыбызда күп төрле төзү, ремонт эшләре алып барыла. Һөнәри бәйрәме алдыннан без районның баш архитекторы Рәүф Хәсәновтан эш барышы һәм алда торган бурычлар хакында сораштырдык.

–Бүгенгесе көнне районыбыыз биләмәсендә 20 гә якын объектта төзекләндерү һәм төзү монтаж эшләре алып барыла. Без федераль һәм республика күләм проектларда елның-елында актив катнашабыз. Соңгы вакытларда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау белән бергә авылларда юл төзелеше, яңа фельдшерлык пунктлары, мәдәният йортлары, участок полиция хезмәткәрләренә торак йортлар җиткерү эшләре дә уңышлы бара. Дистәләгән төзү оешмалары арасында “Радуга”, “Строитель-5”, “Универсалстрой” кебек көчле оешма җитәкчеләре Камил Шәрифуллин, Фәрхулла Заһидуллин, Рәмис Гаяновларны күпләргә үрнәк итеп куярга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International