Бөек Ватан сугышы ветеранын 90 ел тулуы белән тәбрикләделәр

2014 елның 10 августы, якшәмбе

Бу көннәрдә Бәтке авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Степан Чекушковка 90 яшь тулды.

Гомере буе “Дружба” колхозында (Бәтке) кассир булып эшләгән. Тормыш иптәше Елена белән алар 68 ел гомер кичергән. Дүрт бала үстереп, хәзер җиде оныгына сөенеп яшиләр. Ветеранны туган көне белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рашат Хәбибуллин һәм халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина да килгән иделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International