Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов районыбызда урып-җыю эшләренең барышы белән танышып китте

2014 елның 10 августы, якшәмбе
Районыбызда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Ул  вертолетын хуҗалыкларыбыздагы урып - җыю эшләрең барышы белән танышты. Аннан,  "Азык-төлек корпорациясе" хуҗалыгы басуында булып,  "Урак-2014" кампаниясендә катнашучы игенчеләр белән очрашып сөйләште, алар өчен тудырылган эш шартлары белән кызыксынды. Соңыннан Президент районыбызның хуҗалык җитәкчеләре, фермерлары, авыл җирлекләре башлыклары һәм район активы белән әңгәмә корды. Аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Илһам Валеев озатып йөрделәр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International