Алтынчы сыйныфтан башлап осталыгын утыз биш ел буена арттырып кына тора

2014 елның 10 августы, якшәмбе

“Кама-агро” хуҗалыгының алдынгы механизаторы Зиннур Сибгатуллинның комбайн штурвалы артына утыруына 35 ел тулды.

Ә урып-җыю эшләрендә ул беренче мәртәбә алтынчы сыйныфта укыганда катнаша башлый. Яшь булса да, гәүдәгә башкалардан калку булганлыктан аны хуҗалыкның өлкән комбайнчысы Әсәдулла абыйсы Сафиуллин янына ярдәмче итеп билгелиләр. Шулай итеп ул тәүге мәртәбә СК-4 комбайнында күнекмә ала. Шуннан соң һәр елны уракта катнашып осталыгын арттыра. Мәктәптән соң кулына аттестат алгач район үзәгендәге һөнәри учелищага юл тота ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International