Узган якшәмбе көнне Кама Тамагы районында Татарстан Республикасы беренчелегенә икенче лига футбол командалары арасында зона ярышларының икече әйләнеше булды. Безнең җыелма команда биектаулыларны 3–0 исәбе белән җиңүгә иреште. Тупларны Динар Мөхәммәтвәлиев, Тимур Валиев, Айдар Галиев керттеләр.