"Халык инспекторлары" юлга кузгалачак

2014 елның 19 июле, шимбә

Быелның 1 октябреннән Татарстанда “Халык инспекторлары “ үз сүзләрен әйтә башларлар дип фаразлана.

   Татарстанда көзен эшли башлаячак “Халык инспекторлары” дип аталучы мәгьлумати система юл кагыйдәләрен бозу очраклары турында халыктан килгән  мөрәҗәгатьләрне өйрәнү һәм хәл итү белән шөгыльләнәчәк. Аны гамәлгә ашыру планын инде республика хөкүмәте дә раслаган. Илдар Халиков имзасы белән расланган документ узган атна ахырында хөкүмәтнең рәсми сайтына да эленде. Халык видеорегитратор, телефон, камера һәм башка видеога төшерүче җайланмалар аша шул сайтка юллый алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International