Метро фаҗигасында Татарстаннан бер хатын-кыз зыян күргән

2014 елның 19 июле, шимбә

Зыян күрүче - Азнакайдан 1976 нчы елгы Ләйсән Әнәс кызы Исламова. 

 Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Мәскәүнең Сәламәтлек саклау департаментының “кайнар линия”сеннән алынган мәгълүмат буенча, Мәскәүнең 12 нче шәһәр хастаханәсендә Азнакайдан хатын-кыз ята”, - диелә хәбәрдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International