Балалар бакчаларында арткан туләүләр кемгә кайтарылачак

2014 елның 19 июле, шимбә
Балалар бакчасы, нигә артты акчасы? 

  Балалар бакчаларында түләү бәяләре арта дигән хәбәр ата-аналарны борчуга салды. “Ничек кенә түләп бетереп булыр бу акчаны. Балаларны йөртмәсәк, куярга урын да юк”,- дигән сүзләр йөри башлады. Берничә баласы булган гаиләләргә бигрәк тә кире сукты бу. Бәяләр арту турында закон үз көченә 2014 елның  гыйнвар аеннан керәсе булса да, социаль яклау бүлеге мәгариф системасы хезмәткәрләре белән берлектә 2013 елның октябрь аеннан халыкка аңлату эшләре алып барды. Авылларга чыгып, район үзәгендә һәр балалар бакчасына килеп ата-аналарга барлык нечкәлекләре белән аңлаттылар.   Монда бер дә хафаланырга урын юк икән лә бит, ләбаса. Гаиләдәге һәр кешегә – гаилә бюджеты егерме меңнән дә кимрәк чыкса,  справкалар җыеп китергән дәвердә, Республикабыз бюджетыннан өстәмә компенсация түләнә икән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International