Керәшеннәр гөрләтеп “Питрау-2014” бәйрәме уздырдылар

2014 елның 19 июле, шимбә

Татарстанның Мамадыш районы Җөри авылында 12 июльдә керәшеннәрнең республика күләмендәге “Питрау” халык бәйрәме булды. 

Быел ул унбишенче тапкыр уздырылды. Битен ылыслы агачлар каплаган тау итәгендәге Тырлау аланында үткәрелгән бәйрәм берничә мәйданчыкта оештырылган булып, төп чаралар узасы мәйданга җитәрәк, махсус киртәләп алынган кырда ат чабышы халыкны җыйды. Бәйрәмнең үзендә кунакларга мамадыш, бакалы, чибәркүл, нагайбәк керәшеннәре йортлары стилендәге милли каралты-кураларны карау мөмкинлеге булдырылган иде. Биредә үк фольклор коллективлар кунакларга авыз иҗаты үрнәкләрен тәкъдим итте, халык уеннарына катнаштырды, халык һөнәрчелеге осталары хезмәтләре куелган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International