Тракторчы –машинист һөнәре буенча белем алучы яшьләр сукачылар конкурсында көч сынаштылар

2014 елның 12 июле, шимбә
Күптән түгел Алексеевский районында урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасында һөнәри осталык олимпиадасы булып узды. Анда республикабызның төрле шәһәр, районнарыннан 23 команда катнашты. Тракторчы –машинист һөнәре буенча белем алучы яшьләр сукачылар конкурсында көч сынаштылар.Безнең Агротехник техникумның икенче курс студенты Константин Клинов бу бәйгедә дүртенче урынны алган. Ә теоретик сынауда иң яхшы күрсәткечкә ирешкән. Константин әлеге уку йортында озак еллар белем биргән Александр Сергеевич Клиновның оныгы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International