Уңышлары белән сөендерә, Гөлфинә!

2014 елның 12 июле, шимбә
Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Хәлиуллина Гөлфинә (укытучысы Гөлфия Мортазина) район һәм республика күләмендә фән олимпиадаларында катнашып быелгысы уку елында зур уңышларга иреште. Ул Казан шәһәрендә үткәрелгән рус теле буенча халыкара олимпиадада катнашып, тагы да зур үрләр яулады, призер булды. Ике этапта үткән бу бәйгедә Россиянең барлык төбәкләреннән һәм күрше дәүләтләрдән 2500 укучы катнашкан. Иң көчле 100 артык бала Казанга җыелып иң көчлеләрне ачыкладылар. Җиңүчеләр арасында якташыбызның булуы зур мәртәбә, әлбәттә!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International