Балык бистәсендә дә футбол бәйрәме була

2014 елның 12 июле, шимбә

Бразилиядә генә түгел, Балык бистәсендә дә футбол бәйрәме була җәмәгать!

5–6 июль көннәрендә “Яшьлек” стадионында Татарстан республикасы беренчелегенә икенче лига футбол командалары арасында ярышлар узачак. Анда Биектау, Кукмара, Кама тамагы һәм безнең район футболчылары көч сынашачак. Бу лиганың ике тапкыр чемпионнары булган егетләребез быел да сынатмаслар, матур голлар белән куандырылар дип ышанабыз. Ә моның өчен җанатарларның да көч биреп торуы кирәк. Спорт сөючеләрне стадионда көтеп калабыз. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International